Инде берничә ел рәттән күчерелә торган IX Дөнья татар яшьләре форумы быел август аенда узарга тиеш. Ул 26–28 август көннәрендә "Милләт җыены" кысаларында үткәреләчәк. Бу хакта Татар конгрессының Милли шура утырышында хәбәр ителде.
Васыйл Шәйхразиев сүзләренчә, "Милләт җыены"на быел меңгә якын делегатны чакырачаклар. 820ләп делегат Русиянең төрле төбәкләреннән килер дип көтелә, 180ләп катнашучы чит илдән чакырылган, диде ул.
"Милләт җыены" быел өченче тапкыр үткәреләчәк. Моңарчы ул 2020 һәм 2021 елда узды. Җыен кысаларында Яшьләр форумыннан тыш Татар хатын-кызлары форумы һәм төбәк өйрәнүчеләр җыены да узачак. Шәйхразиев әйтүенчә, һәр чара аерым узачак, шуннан соң уртак пленар утырышы үткәреләчәк.
Ике елга бер үтәргә тиешле татар яшьләре җыенын төрле сәбәпләр белән кимендә берничә тапкыр күчергәннәр. Соңгы тапкыр мондый зур җыен 2019 елда оештырылган.
2024 елда Дөнья татар яшьләре форумының тугызынчы җыены август аенда узарга тиеш булган, әмма ул "Казанда зур халыкара чаралар үткәрү сәбәпле" күчерелгән. Казанга ул чакта Русиядән һәм кайбер чит илләрдән 600ләп делегат киләргә тиеш булган.
Шуннан соң Татар конгрессы яшьләр җыенын 2025 елның 23-27 апрель көннәрендә үткәрүне планлаштырган. Аны татар шагыйре Габдулла Тукайның 139 еллыгы һәм "Мин татарча сөйләшәм" чарасының 20 еллыгына туры китерү планлаштырыла диелгән иде.
"Бизнес Online" чыганаклары әйтүенчә, җыенны чираттагы тапкыр кичектерү Дөнья Татар конгрессының актив милли җанлы яшьләрнең "җиңел булмаган вакытларда кыю инициативалар белдерү ихтималыннан" курку белән аңлата. Моңарчы Татар яшьләре форумы, мисал өчен, мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укытуны туктатуга кискен каршы чыккан иде.
- Дөнья татар яшьләре форумы 2004 елда Татар конгрессының яшьләр канаты буларак оешты.
- Төрле вакытларда форум төрле белдерүләр, мөрәҗәгатьләр, ачык хатлар белән чыгыш ясады. Соңрак хатлар, мөрәҗәгатьләр сирәгәйде. Бу Русиядәге сәяси вәзгыятькә дә бәйле.
- Соңгы тапкыр форум 2019 елда үткәрелде. 2020 елда Татар яшьләре форумының зур җыены булырга тиеш иде, әмма пандемия аркасында аны 2021 елга күчерделәр. Ул елны да форум узмады, аның урынына форум шурасының утырышы үткәрелде.
- 2023 елның декабрендә форум рәисе булып Райнур Хәсәнов сайланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум