Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балтыйк илләренең тышкы эшләр министрлары Русиянең солых сөйләшүләренә мөнәсәбәтен тәнкыйтьли


Иллюстартив фото
Иллюстартив фото

Сөйләшүләр бүген узарга тиеш.

Балтыйк илләренең тышкы эшләр министрлары Русиянең солых сөйләшүләренә мөнәсәбәтен тәнкыйтьләп чыкты

Эстония тышкы эшләр министры Маргус Цахна Истанбулга килгән түбән дәрәҗәдәге Русия вәкиллеген — "Украинаның һәм бөтен Европаның яңагына сугу" дип атады.

Латвия тышкы эшләр министры Байба Браже Русиянең гамәлләре 2022 елдагы хәлләрне хәтерләтә, "Русиянең тынычлык теләве күренми", дип белдерде.

НАТО илләре тышкы эшләр министрларының Анталиядә уздырган рәсми булмаган җыенында Норвегия тышкы эшләр министры Барт Эйде фикер белдерде.

"Украинада тотрыклы һәм гадел тынычлыкка ирешү өчен, Европа һәм АКШта Русиягә санкцияләр басымын көчәйтү турында бәхәсләр бара. Норвегия моны хуплый" диде.

Русия һәм Украина сөйләшүләре Истанбулда бүген узарга тиеш.

РИА "Новости" язуынча, очрашу "төштән соң" булачак һәм 2022 елда узган урында, ягъни Истанбул үзәгендәге Төркия президенты хакимияте офисында үтәчәк.

Русия вәкиллеген Путин киңәшчесе Владимир Мединский җитәкли. Шулай ук сөйләшүләрдә Русия тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Галузин, Баш штабның баш идарә җитәкчесе Игорь Костюков һәм Саклану министры урынбасары Александр Фомин катнашачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG