Кырымда ФСБ тоткарлаганнан соң 24 яшьлек кырымтатар кызы Хатидже Буюкчан югалган.
Соңгы тапкыр Хатидже гаиләсе белән 6 майда элемтәгә кергән. Ул автобуста Иске Кырымнан Акмәчеткә чыгып киткән. Шуннан соң телефоны тотмый башлаган.
Кызның әнисе белән сөйләшкән Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Нариман Джелял сүзләренчә, кызны ФСБ хезмәткәрләре тоткан булуы ихтимал. Бу хакта Хатидженең гаиләсе белә алган, әмма тоткарлану сәбәпләре билгесез.
▪️Русия Кырымны басып алганнан соң, ярымутрауда кырымтатарлар югала башлады. Кайбер күзәтүчеләр фикеренчә, бу кырымтатарлардан аннексиягә каршы позицияләре өчен үч алу, аларны куркытып буйсындыру, ахыр чиктә Кырымнан китәргә мәҗбүр итү өчен эшләнә. Бу хакта Азатлыкка әңгәмәдә элегрәк конфликтология белгече Игорь Семиволос та сөйләгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум