Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хакимиятне тәнкыйтьләүчеләрнең милкен кулга алмакчы: "Бу кодексны тамырдан үзгәртәчәк"


Дума утырышы, 2025 елның 2 апреле
Дума утырышы, 2025 елның 2 апреле

Русия Дәүләт Думасында чит илгә күчеп киткән русияләргә штраф салу һәм аларның милкен тартып алу турындагы канун өлгесен беренче укылышта кабул ителде.

Документ Думага былтыр октябрьдә кертелгән иде. Ул чит илләрдә яшәүче русияләрне "Русия мәнфәгатьләренә каршы килүче" гамәлләре өчен җәзага тартуны күз уңында тота.

  • Канун өлгесендә түбәндәгеләр тәкъдим ителә:"Русия мәнфәгатьләренә каршы килә торган" хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка тарту. Документта "мәнфәгатьләр" һәм "хокук бозулар"ның исемлеге юк.
  • Мөлкәтне хуҗасыннан башка гына да тартып алу. Милекне тартып алу турындагы беркетмәләр хуҗаларының имзасыннан башка гына төзеләчәк.
  • Мөлкәтне тартып алу эше башлануы турында электрон почта аша хәбәр, итү тәкъдим ителә, әмма нинди почтага икәне әйтелми.

Дума юристлары "Русия мәнфәгатьләре" дигән төшенчәнең төгәл булмавы аркасында моны төрлечә аңларга мөмкин, дип тәнкыйтьләгән иде. Электрон почта аша хәбәр итү исә кешенең үзен яклауга хокукын боза, ә административ сак, мәҗбүри эшләргә хөкем итү яки депортацияләү кебек җәза төрләрен чит илдәге русияләргә биреп булмый, дип тә искәрттеләр.

Русия Думасы рәисе Вячеслав Володин исә Русиягә каршы гамәлләр дип "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату"ны, "наци символларын пропагандалау ны", "сүз ирегеннән начар ният белән файдалануны" атаган иде.

"ОВД-Инфо" белән хезмәттәшлек итүче адвокат, хокук яклаучы Валерия Ветошкина әйтүенчә, фикер белдергән яки билгеле бер карашларда торган өчен җәза бирүче маддәләрдә милекне сак астына алу дигән чикләү бөтенләй юк. Шулай ук милекне тартып алу — гамәлдәге җәза чаралары белән чагыштырырлык та түгел.

"Административ хокук бозулар кодексында, әйтик гаскәрне "кимсеткән" өчен бирелә торган штраф - 30-50 мең сум тирәсе. Бу очракта фатирны сак астына алу - чамадан тыш җәза", ди ул.

Милекне сак астына алуны кем башкарачагы да аңлашылмый.

Административ хокук бозулар кодексы Русиядәге кешеләргә генә кагыла ала

"Русиянең административ хокук бозулар белән бәйле эшләрендә гаепләүче як юк, бу проблем турында хокук яклаучылар Европа мәхкәмәсендә дә гел әйтеп килде, — ди Ветошкина. Җинаять эше ачылганда гаепләүче як - прокурор бар. Ул милеккә сак кую үтенече белән мөрәҗәгать итә ала. Әгәр мәхкәмәгә кадәрге чорда булса, моны тикшерүче эшли. Ә административ хокук бозулар кодексында мондый зат юк. Димәк милекне сак астына алуны мәхкәмә тәкъдим итәчәк, ә аны тормышка ашыру ягын мөгаен приставлар күзәтеп торыр дигән сүз.

Әгәр канун өлгесе кабул ителсә, административ хокук бозулар белән бәйле мөлкәтне сак астына алу сәяси булмаган эшләргә дә кагыла алачак, ди хокук яклаучы. Бу әһәмиятле үзгәрешләр булачак, дип саный ул.

"Бу Административ хокук бозулар кодексын нык үзгәртәчәк. Чөнки хәзерге вакытта мондый норма юк. Һәм бу — кодексны тамырдан үзгәртәчәк. Ә Русиядән киткәннәрне хөкем итү турындагы нормага килгәндә — канунда ачыктан-ачык язылган: Административ хокук бозулар кодексы Русиядәге кешеләргә генә кагыла ала, - дип хәтерләтә Ветошкина.

Мондый очраклар өчен ике төп киңәш бирергә була, ди ул.

"Беренчесе — Русиядә бернинди мөлкәтең тә булмасын: алар хәтта фатирдагы өлешеңә дә кул сузарга мөмкин. Икенчесе - ике чит ил паспорты алырга кирәк, әгәр дә сезгә җинаять эше ачылган, яки 50 мең сумнан артыграк штрафларыгыз бар икән, мондый паспортны чит илдә килеш алып булмый диярлек. Кайда гына булсагыз да, моны иртәрәк кайгыртып куярга кирәк".

  • Илдән киткән һәм административ хокук бозган русияләрнең милкен кулга алу турында канун өлгесен Думага Татарстан Дәүләт шурасы һәм Русия Думасы депутаты Айрат Фәррахов керткән иде.
  • Хәзерге вакытта чит илдә кылган хокук бозулары өчен русияләрне бары тик "Русиядә теләнмәгән дип табылган оешма эшчәнлегендә катнашкан" өчен генә (Административ хокук бозулар кодексының 20.33 маддәсе) җаваплылыкка тарта алалар. Шул ук вакытта чит илдә яшәүче русияләрне җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкин.
  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG