Русиянең баш прокуратурасы асаба халыкларның хокукларын яклау белән шөгыльләнүче "Батани" (International Indigenous Fund for Development and Solidarity Batani) халыкара фондын "теләнмәгән оешма" дип таныды.
Прокуратура фикеренчә, әлеге фонд "Халыкара мәйданчыкларда, шул исәптән БМО уздыра торган чараларда Русиягә каршы чыгышлар ясый".
"Оешма сәхифәсендә даими рәвештә Русиядәге асаба халыкларның, шул исәптән махсус хәрби операция (Русия хакимиятләре Украинадагы сугышны шулай дип атый-ред.) яссылыгында ирекләре кысылуы турында мәкаләләр чыга", диелә прокуратура белдерүендә.
▪️Асаба халыкларның "Батани" үсеш һәм теләктәшлек фонды Русиядә 2004 елны оешты. 2015 елны ул "ят агент" дип танылды. Ике елдан Русия юстиция министрлыгы оешманы япты. Фондның берничә хезмәткәре Көнбатыш илләреннән сыену сорады. 2018 елны International Indigenous Fund for Development and Solidarity Batani АКШта булдырылды. Оешма белдерүенчә, алар асаба халыкларның хокукларын яклау һәм аларны дөнья җәмәгатьчелегенә интеграцияләү белән шөгыльләнә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!