Русия Дәүләт Думасында чит илгә күчеп киткән русияләргә штраф салу һәм аларның милкен тартып алу турындагы канун өлгесен беренче укылышта кабул ителде.
Документ Думага былтыр октябрьдә кертелгән иде. Ул чит илләрдә яшәүче русияләрне "Русия мәнфәгатьләренә каршы килүче" гамәлләре өчен җәзага тартуны күз уңында тота.
Канун өлгесендә түбәндәгеләр тәкъдим ителә:
- "Русия мәнфәгатьләренә каршы килә торган" хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка тарту. Документта "мәнфәгатьләр" һәм "хокук бозулар"ның исемлеге юк.
- Мөлкәтне хуҗасыннан башка гына да тартып алу. Милекне тартып алу турындагы беркетмәләр хуҗаларының имзасыннан башка гына төзеләчәк.
- Мөлкәтне тартып алу эше башлануы турында электрон почта аша хәбәр, итү тәкъдим ителә, әмма нинди почтага икәне әйтелми.
Дума юристлары "Русия мәнфәгатьләре" дигән төшенчәнең төгәл булмавы аркасында моны төрлечә аңларга мөмкин, дип тәнкыйтьләгән иде. Электрон почта аша хәбәр итү исә кешенең үзен яклауга хокукын боза, ә административ сак, мәҗбүри эшләргә хөкем итү яки депортацияләү кебек җәза төрләрен чит илдәге русияләргә биреп булмый, дип тә искәрттеләр.
Русия Думасы рәисе Вячеслав Володин исә Русиягә каршы гамәлләр дип "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату"ны, "наци символларын пропагандалау ны", "сүз ирегеннән начар ният белән файдалануны" атаган иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!