Русиядә мәчетләрне ябуны, мигрантларны илдән кууны сораучы "Урыс җәмгыяте" кемгә ышыклана?

"Урыс җәмгыяте" ("Русская община") вәкилләре

Русия Украинага басып керүдән соң яңа үтәмилләтчеләр барлыкка килде. Алар хакимиятне хуплый, илдәге репрессияләрне яклый, "традицион кыйммәтләрне" саклый, мигрантлар белән көрәшә, мәчетләргә каршы чыга. "Урыс җәмгыяте"н ("Русская община") яклаучы дип Русия Тикшерү комитеты башлыгы, Русия президенты Владимир Путинның якын көрәштәше һәм бер курста укыган Александр Бастрыкин атала.

Узган җомга көнне Мәскәүнең Поклонная (Тәүбә) тавындагы мәчет янында тәртипне полиция белән бергә "Урыс җәмгыяте" хәрәкәте вәкилләре дә саклаган. "Мулла из-за угла" телеграм каналына намазда булган кеше язуынча, гыйбадәт йорты янында беркайчан да ниндидер низаглар да, тәртип бозулар да булмаган, шуңа үтәмилләтчел хәрәкәт вәкилләрен мәчет янына сакка кую аңлашылмаган.

Элегрәк "Русская община" каналында активистлар Южное Бутоводагы гыйбадәт йортында канунсыз мәчет эшли дип Мәскәү мэрына, прокуратурага, Эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБга мөрәҗәгать итте. Алар гыйбадәтханәне ябуны, анда йөрүчеләрне хәрби комиссариатта исәпкә алуны сорады. Шуннан соң Тикшерү комитеты бу мөрәҗәгать нигезендә тикшерү үткәрүен белдерде.

Коммерсантъ язуынча, Котельники шәһәрендәге рейдлар артында да "Урыс җәмгыяте" дип аталган урыс милләтчеләре оешмасы торырга мөмкин.

"Әле генә "Урыс җәмгыяте" соравы белән полиция торак йортларда урнашкан ике канунсыз мәчеткә барды. 70 кешене "кабул иттеләр". Сөрелгәннәрен көтәбез", дип язып чыкты Telegramда "Русская община ZOV" каналы. Сүз Котельникидагы тикшерүләр турында барды.

Дзержински мәчетендәге рейдка бер көн кала, мөселман мәхәлләләрен тикшерүне сораган урыс милләтчеләре төркеме Владимир Путинга мөрәҗәгать белән чыкты. Алар мөселманнарга каршы акцияләрне дәвам иттерүне һәм мигрантларны илдән кууны сорады.

"Без барыбыз да болай яшәргә ярамаганлыгын аңларга тиеш. Бу тәртипсезлек кылына торган Франция дә, Косово да түгел. Безнең өйдә тәртип булырга тиеш. Илгә керүче мигрантлар шаукымын тиз арада туктатырга кирәк. Алайса социаль шартлау булачак", диелде.

Екатеринбурда хәрәкәт вәкилләре рейд вакытында төзелештә эшләгән мигрантларны чүгәләп йөрергә мәҗбүр иткән иде. "Урыс җәмгыяте" 150 кешедән 8 кеше миграция тәртибен бозган, дүртесенә хәрби коммисариатка повестка тапшырылды дип хисап тотты.

Русия олигархы Константин Малофеев әлеге гамәлләрне хуплап чыккан иде. Аны әлеге хәрәкәтне финанслаучы дип тә әйтәләр.

"Урыс җәмгыяте" соңгы елларда Казанда һәм Уфада да маршлар уздырды. Социаль челтәрләр язуынча, аларның вәкилләре империя байраклары күтәреп йөргән.

Таҗик хокук яклаучысы Кәримҗан Еров "Радио Свобода"га әйтүенчә, "Урыс җәмгыяте" үз йогынтысын Русиянең дистәләгән төбәгенә җәелдергән. Үзбәк һәм таҗик диаспораларының эшмәкәрләренә үзләренең иминлеге өчен хәтта аларга акча түләргә туры килә.

Әлбәттә бу яшерен эшләнә, кайбер төбәк губернаторларыннан аларны финанслау турында яшерен күрсәтмәләр бар. Русия ватандашлары булган зур бизнеска ия таҗик эшмәкәрләре шулай эшли. Нәтиҗәдә без үзебез шул берләшмәләрне финанслыйбыз, аларның бүлекчәләре Русиядә 150дән артык. Бәлкем кайберләре акчаларның нәкъ аларга (үтәмилләтчеләргә - ред.) китүен белмидер дә", ди Еров.

Аның сүзләренчә, әлеге акчалар "Урыс җәмгыяте"нә дип дип җыелмый.

"Кайдадыр МХО (Русия хакимиятләре Украинадагы сугышны махсус хәрби операция дип атый - ред.)хәрбиләренә, аларның гаиләләренә ярдәм өчен дип әйтәләр. Ләкин акчаның кайда тотылуын алар бит инде тикшерми. Бәлкем Мәскәүдә андый хәлләр булмагандыр да, әмма төбәкләрдә булганын төгәл беләм", ди Еров.

БУ ТЕМАГА: "Шовинизм көчәйде". Мәскәү өлкәсендә гыйбадәт йортлары ябыла

Русиянең милли-демократик хәрәкәтләр активисты, юрист, хокук яклаучы, сәяси эмигрант Даниил Константинов Русия теләсә кайсы, шул исәптән "Урыс җәмгыяте" кебек мөстәкыйль оешкан кешеләрдән шүрли дип саный. "Радио Свобода" Константиновтан "Урыс җәмгыяте" нәрсә ул? Иҗтимагый-сәяси хәрәкәтме, әллә тәнкыйтьчләр әйтүенчә, куәт структуралары белән тандемдагы бизнес-проектмы дип сорадык.

Бизнес проектка килгәндә, аларның эшчәнлеге коммерциягә әверелүен ишеткәнем юк. Бу – иҗтимагый-сәяси булса да хакимият яклы оешма... Алар үзләрен консерватив яки үтә консерватив хәрәкәт итеп күрсәтергә тырышалар. Мигрантларга каршы риторика консерваторларга хас булуы мәҗбүри түгел. Европада милләтчел мигрантларга каршы хәрәкәтләр һәм партияләр бар, ләкин алар консерватив яки үтә консерватив түгел.

Ләкин "Урыс җәмгыяте" – бу үтә консерваторлар, алар мигрантларга каршы шигарләрдән тыш, һомосексуалларга, алар фикеренчә, консерватив Русиягә туры килмәгән күренешләргә, Көнбатыш сәнгате, мәдәнияте вәкилләренә каршы көрәш алып бара. Алар сәяси консерватизм юнәлешен алырга тырыша, ләкин бу буталчык, идеологиясез, хакимият белән турыдан-туры килешеп эшләнә кебек. Аларның идеологиясен бары тик гамәлләре, аерым белдерүләре һәм чаралары аша гына аңлап була.

— Кайбер күзәтүчеләр фикеренчә, Александр Бастрыкин әлеге хәрәкәтләрнең яшерен яклаучысы. Бу фикергә карашыгыз нинди?

Бастрыкин милләтчел һәм мигрантларга каршы фикердәгеләрнең төп яклаучысы булып тора. Бу мәсьәләдә шәхси карашы бар. Ул җинаятьчелекне күзәтә, статистика турында белә һәм контрольсез миграциянең криминалга бәйле билгеле бер куркыныч тудыруын аңлый. Аңа миграцияне чикләү дөрес кебек тоела. Бәлкем урыс халкы язмышы өчен үзенчә шулай борчыладыр. Ләкин мин аны милләтчеләрнең яклаучысы дип атарга батырчылык итмәс идем. Киресенчә, ул еллар буе Путин режимының төп репрессив оешмаларының берсен – Тикшерү комитетын җитәкли. Ә бу оешма урыс милләтчеләре һәм аларның сәяси канаты белән актив һәм нәтиҗәле көрәш алып бара.

— Православ бизнесмен Константин Малофеевның "Урыс җәмгыяте" эшчәнлегендә роле нинди?

Төгәл белмим, ләкин Малофеев "урыс", "православие" яки "консерватив" сүзләре белән бәйле булган һәрнәрсәгә катнашырга омтыла. Ул мөгаен үзен төп урыс православ эшмәкәре итеп күрергә телидер. Әмма проблем шунда ки, Путин режимының табигате моңа комачаулый. Русиядә мөстәкыйль спонсорлар, меценатлар юк. Барысы белән дә президент хакимияте җитәкчелек итә, шуңа күрә Малофеевның тырышлыклары бик үк уңышлы түгел. Бәлки ул үзе дә аңлыйдыр – Путин режимы яшәгәндә, аның өчен сәяси перспективалар юк.

— Чечен диаспоралары белән "Урыс җәмгыяте" активистлары арасында киеренкелек сәяси яки милли низагка әверелә аламы?

Хәзерге режим шартларында юк. Мондый низаг бастырылачак. Кондопоганы гына искә төшерегез. Минемчә, төп респрессияләр урыс милләтчеләренә каршы юнәлтеләчәк. Башта мигрантларны җаваплыкка тартырга мөмкиннәр, аннары низагка катнашкан урыс миллә оешмаларына басым ясалачак. Путин режимы табигате урыс милләтчелеге идеясенә каршы тора. Путинизм – совет хакимиятенең варисы, аның яңа формасы. Ул совет чорындагы идеологик принципларны үз эченә ала, шул исәптән "совет халкының яңа тарихи җәмгыяте" төшенчәсен, ул бүген Конституциядә "Русия Федерациясенең күпмилләтле халкы" буларак теркәлгән. Бу каршылыклы формулировка. Путин режимы өчен урыс милләтчелеге, һәм гомумән Русия җирлегендә теләсә кайсы милләтчелек куркыныч тудыра. Тагын да шуны өстәп әйтәсем килә: халыкның теләсә нинди мөстәкыйль оешу формасы диктатура өчен куркыныч. Диктатура бернинди мөстәкыйль түзә алмый, шул исәптән милли нигездәгегә дә. Сүз күпчелек турында бара. Ә Русиядә күпчелекне урыслар тәшкил итә. Кемдер шушы күпчелек белән җитәкчелек итәргә җыена икән, ул Кремль тарафыннан бастырылачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!