Мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин президиум әгъзаларына үзенең республика башлыгы белән очрашуы хакында мәгълүмат җиткергән, дип яза "Башинформ". Очрашуда быел мөфти Нигъмәтулинның вәкаләт мөддәте тәмамлануы турында да сүз барган.
Утырышта әйтелгәнчә, мөфти урынына намзәтләрне Диния нәзарәтенең 20 сентябрь узачак чираттагы пленумында тәкъдим итү кузаллана.
Республика мөфтиен сайлау 21 ноябрьгә билгеләнгән. Әлеге хисап-сайлау җыелышына әзерләнү өчен оештыру комитеты булдыру турында карар кабул ителде. Оештыру комитеты җитәкчесе итеп Мәрьям Солатнова исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Илдар Малахов сайланды.
Башкортстанда кайбер дин әһелләре Нурмөхәммәт Нигъмәтуллинны вазифаларын тиешлечә башкара алмауда гаепли. Бу тәнкыйтьләрне рәис урыны өчен көрәш дип аңлатучылар да бар.
14 март Нефтекама каласында узган Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте пленумында мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин эшчәнлегенә канәгатьсезлек белдерелде. Аерым алганда икътисади мәсьәләләрнең хәл ителмәве, яшьләрнең җәлеп ителмәве, нәзарәт эшчәнлегендә үсеш булмавы әйтелде.