Чуашстанның татар капкалары

1
Бу көннәрдә ачылган Тукай авылы капкасы

2
Тукай авылындагы парк капкасы. - Әлеге паркта, авылның Иҗтимагый киңәшмәсе тарафыннан ун мең агач үсентсе утыртылды.

3
Фәтхи Бурнаш туган Кыр Бикшеге авылында әлегә “иске капка”

4
Кыр Бикшеге авылы янында, нарат урманы эчендәге “Изгеләр зираты” капкасы. - Кыр Бикшеге авылы янында, нарат урманы эчендәге “Изгеләр зираты” капкасы. Капка урман кырыенда, ә зират үзе эчтерек һәм аның тирә ягы тимердән тотып алынган

5
Чуашстан татарларының мәдәни башкаласы булган Урмай авыл капкасы

6
Каенлык авылында төзелеп ятучы мәдрәсәс комплексына керә торган капка

7
Урмай авылындагы өченче, Кара Пулат шәкелендә эшләнгән мәчет капкасы

8
Шыгырданның Болгар җәмиг мәчете ишекләренең берсе. Ул да капка ролен үти.

9
Алты мәчетле Шыгырдан авылы капкасы

10
Урмай авылындагы шәхси йорт һәм капкасы

11
Тукай, Шыгырдан капкаларын, Шыгырдандагы Болгар мәчете ишекләрен ясаучы рәссам-монументалист Мидхәт Шакиров

12
Татар Согыты авылында әлегә элмә такта гына тора. - Әмма капка өчен проектны Мидхәт Шакиров әзерләнгән, киләсе елда төзелә башланыр дип көтелә.